Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» китабында геройны мавыктыргыч маҗаралар көтә. Могҗизалы кылыч эзләп Туган иленнән еракта кала, анда ул акылы, чыдамлыгы, тугры дуслары һәм игелекле йөрәге ярдәмендә сынауларны намус белән җиңеп чыга.
«Туган Батыр һәм Хакыйкать Сабиры» китабы
Телне сайлагыз
Озонда сатып алыгыз:
Әкияттә кыю Туган Батыр Айлуны коткара һәм Анатолиягә ай чәчәге артыннан китә. Хикәя рухның бөеклеген, игелеклелекне һәм корбанлыкны данлый, чын геройда намуслы йөрәге булуын күрсәтә.
«Туган Батыр һәм Ай чәчәге» китабы
Телне сайлагыз
Озонда сатып алыгыз:
Чак-чәк табигый бал, көнчыгыш татлылыгы 300 гр.
Чак-чәк табигый бал, көнчыгыш татлылыгы 45 гр.
Зөлфәт Хәким Туган батыр турында балалар өчен язылган яңа китабын тәкъдим итте
26 сентябрь көнне Татарстанның милли китапханәсендә «Туган Батыр һәм гаделлек кылычы» милли герое турындагы китапны тәкъдим итү булды.

«Туган Батыр һәм гаделлек кылычы» – Татарстан Республикасының халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең исеме бөтен дөньяга билгеле булган Туган батыр турындагы икенче китабы. Сюжет буенча герой могҗиза-кылычны эзләргә чыгып китеп, туган иленнән ераклаша, аны анда мавыктыргыч хәлләр һәм сынаулар көтә. Очрашу кунаклары матур костюмлы биючеләр башкаруында «Туган батыр» биюен башкардылар, проект гимнын тыңладылар һәм 2024 елда федераль телеканалларда экранга чыгартырга планлаштырылган «Туган Батыр» күп серияле анимацион фильмының тизеры белән таныштылар.

Мәртәбәле кунаклар алдында мөфти, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Ул проектның мөһимлеген ассызыклады һәм аның барлыкка килү идеясен сөйләде: «Милли геройларга ихтыяҗ булу «Туган Батыр» проектына нигез салуга этәрде. Катана, казакъ шашкасы, һинд шамширен генә алыйк, без аларның нинди икәнен фильмнар, китаплар һәм мультипликация ярдәмендә генә беләбез. Ә татар кылычын яки татар батырының нинди икәнен кем күз алдына китерә ала? Бу образлар югалган, безнең халыкта калмаган, әмма аларны тергезү мөһим».

«Туган Батыр» проектына нигез салучы һәм Казанның «Туган авылым» милли комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Габдрахманов проектның 2 еллык эшчәнлегенә нәтиҗә ясады һәм киләчәккә планнары турында сөйләде:

«Проектка инде 2 ел, безнең герой актив рәвештә үсә һәм бик күп актив кешеләрне җәлеп итә, бу сөендерә. Без проектны халыкара дәрәҗәдә эшлибез, китапларны берничә телдә: казакъ, төрек, гарәп, инглиз, рус, татар һәм кытай телләрендә чыгарабыз. Шулай ук өченче әкият буенча эшләргә керештек һәм Зөлфәт Хәким белән кайбер идеяләр турында фикер алыштык. Проектны эшләүче бөтен командага рәхмәт белдерәсем килә. Алар – бу проектка ышанган һәм эшен ярата торган позитив, ярдәмчел кешеләр».

Ilar.Pro фаундеры, «Туган Батыр» проектының IT-технологияләр авторы Илдар Низамиев проектның технологик үзенчәлекләре турында сөйләде:

«Бер ел эчендә без милли герой тирәсендә цифрлы экосистема булдырдык. Күптән түгел Казанда узган «Ислам дөньясы» форумында фиджитал-китапны тәкъдим иттек. Бу кушымта ярдәмендә сез смартфонны тышлыкка якын китереп, китапның кыскача эчтәлеген җанландыра һәм ача алачаксыз. Без балаларда, китапны ачып, аны тизрәк укыйсы килү теләген уяту өчен, барысын да эшлибез. Шулай ук «Туган Батыр» турында мобиль уен булдыру планы да бар».

Бүләккә һәр катнашучы «Туган Батыр» проектының талантлы рәссамы ясаган персонажлар стикерпакын алды. Кунаклар сыйфатында төбәкнең иҗади һәм мәдәни эшлеклеләре, блогерлар, артистлар һәм музыкантлар чакырылган иде.

Туган Батыр – халыкара дәрәҗәгә чыккан, күп кенә проектларны һәм юнәлешләрне берләштерүче бренд: китаплар, анимацион сериал, спорт турнирлары һәм күңел ачу паркы. Проектның миссиясе – балалар һәм яшьләрнең игътибарын халкыбыз тарихына һәм мәдәнияткә, рухи кыйммәтләргә һәм милли традицияләргә җәлеп итү, шулай ук халыкларның дуслыгын һәм үзара ихтирамын ныгыту.

Китап Мәдәни инициативаларның Президент фонды ярдәме белән чыгарылды.
26.09.2023