төп бит
Мультсериал
Маркет
китаплар турында
персонажлар
яңалыклар
ТАТ
РУС
ENG
төп бит
Мультсериал
Маркет
китаплар турында
персонажлар
яңалыклар
Персонажлар
тулырак
ТУГАН БАТЫР
тулырак
ГӨЛЧӘЧӘК
тулырак
ГАЛИМ БАБАЙ
тулырак
ШҮРӘЛЕ
тулырак
ЛАЧЫН
тулырак
ЗИХГИР БОҖРАСЫ
тулырак
СӘМИНӘ
ТУГАН БАТЫР
Туган батыр – батыр һәм көчле, зирәк һәм ышанычлы, кызыксынучан һәм эшсөяр. Үзенең дошманнарын ул көч белән генә түгел, тапкырлык белән җиңәргә ярата.
Туган Батыр бар йөрәге белән үзенең гаиләсен, дусларын, авылдашларын ярата һәм барлык яхшы күңелле, ихлас кешеләргә хөрмәт белән карый. Ул – гаилә традицияләрен саклаучы, олылар киңәшенә колак салучы. Туган Батыр шуны аңлый: кеше тамырларыннан аерылса, үзен югалта, бушап кала. Туганның бурычы – кеше йөрәк-җаннарында булган Туган илгә мәхәббәт ялкынын сүндермәү.
ГӨЛЧӘЧӘК
Гөлчәчәк – Туганның балачак дусты, сөйгән кызы. Акыллы, батыр, ягымлы, тугры, чибәр. Ул Туганга бар җаны белән тугры. Иң авыр чакларында Туган аннан акыллы киңәшләр һәм ярдәм ала.
ГАЛИМ БАБАЙ
Галим бабай – Туган Батыр туган һәм яшәгән авылның аксакалы, балаларның, шул исәптән Туганның да остазы. Ул Туганның кызыксынучанлыгын балачактан ук сизеп, аңа аерым игътибар бирә башлаган, аның белән зирәклеген уртаклашкан, борынгы риваятьләр белән бүлешкән.
ШҮРӘЛЕ
Шүрәле – Туган Батыр белән дуслашкан урман рухы. Аның кабиләсе урманнарда яши, урманнарны һәм якындагы авылларда яшәүчеләрне юлбасарлардан саклый. Туган Шүрәлене әсирлектән коткарган, һәм алар шул вакыттан бирле дус яшиләр, бер-берсенә ярдәм итәләр.
ЛАЧЫН
Туган Батырның тугры дусты. Туган аны сатучы-караванчыдан кечкенә чагында сатып ала һәм үстерә. Лачын аның яраткан җәнлеге генә булып калмый, ә ышанычлы ярдәмчесе һәм барлык маҗараларында партнеры да була.
ЗИХГИР БОҖРАСЫ
Зихгир – баш бармакны җәенне тарткан вакытта саклау өчен кулланыла торган боҗра.
Галим бабай Туган Батырга үзенчәлекле үзлеккә ия булган зихгирне бүләк итә: ул, җылынып я суынып, дөрес юлны сайларга ярдәм итә.
СӘМИНӘ
Сәминә – Көньяк иле белән идарә итүче ханның көйсез, үзсүзле кызы.