КИТАПЛАР ТУРЫНДА

«ТУГАН БАТЫР ЛЕГЕНДАЛАРЫ»

Туган Батыр – күптөрле проектларны һәм юнәлешләрне: анимацион сериал һәм китаплардан башлап, күңел ачу паркларына һәм спорт ярышларына кадәр берләштерүче халыкара бренд.

Уртак идея һәм дөньяның Көнчыгыш өлешендәге вәкил-каһарманнар ярдәмендә берләшкән галәм үсә, үзгәрә.

Туган Батыр проектының бурычы – балалар һәм яшьләрнең туган ил тарихына һәм мәдәниятына, рухи байлыкларга, милли гадәтләргә кызыксыну уяту, шулай ук халыкара дуслыкны һәм хөрмәтне ныгыту.
Зөлфәт Хәкимнең Туган Батыр турындагы китаплар сериясеннн беренче повесть-әкияте “Туган Батыр легендалары” дип атала.
Сез, аны укып, ун яше тулмаган Туган Батыр белән таныша алачаксыз.
Ә аңа унбер яшь тулгач, ул үзенең беренче батырлыгын эшли. Туганның маҗаралары һәм батырлыклары турында белгәч, сез Туган илнең чикләре булуын белерсез, ләкин аны ярату чикле була алмый. Безгә һәммәбезгә дә әти-әниләр, әби-бабайлар, туганнар, дуслар, туган яклар, туган йорт кадерле. Без аларны бик яратабыз – бу Туган илне ярату дип атала.
Нәкъ менә шушы ярату – Туган Батырның көче чыганагы, аның үз җиренә, үз халкына тугрылыгы.
Бу әкияттә начарлык таратучы, кешеләргә газап китерүче кара көчләр дә бар. Алар, тормышта булган кебек, барлык әкиятләрдә дә була. Мондый начар персонажларга карап, балалар аларга охшамаска тырышалар.
Туган Батыр, һичшиксез, кешеләргә кайгы, бәла-каза алып килүчеләрне җиңәчәк.
Әкият иленә рәхим итегез!

«ТУГАН БАТЫР ЛЕГЕНДАЛАРЫ»

Книга «Легенды Туган Батыра»
1 490 ₽
Зөлфәт Хәкимнең Туган Батыр турындагы икенче китабы “Туган Батыр һәм дөреслек кылычы” дип атала.
Сезне бу китапта каһарманның яңа мавыктыргыч маҗаралары көтә. Могҗизалы кылычны эзләгәндә, Туган Батыр туган иленнән читтә кала һәм авырлыклар кичерә. Янәдән аның төп ярдәмчеләре – акыл, чыдамлылык һәм тугры дуслары. Ә аның иң мөһим коралы – яхшы, дөреслекне сөюче йөрәге.
«ТУГАН БАТЫР ҺӘМ ДӨРЕСЛЕК КЫЛЫЧЫ»
Книга «Туган Батыр и Сабля Правды»
1 490 ₽
Белгечләр AR (тулыландырылган чынбарлык) ярдәмендә “Туган Батыр” китабының анимацияләнгән тышлыгын эшләгәннәр. Укучылар тышлыкны смартфон ярдәмендә“терелтергә” мөмкиннәр.

Планда – анимацияле технологияне китапның барлык битенә өстәү һәм әкият персонажлары булган мобиль уен эшләп чыгару.
Безгә иксез-чиксез галәм кочагындагы бу кечкенә һәм нык булмаган планетада яшәү язган. Кайвакыт гомер озынлыгындагы төш күрәбез кебек тоела. Кайчакта, бәхетле минутларда, үзебезне әкияттә кебек хис итәбез. Ә бит тормыш дигән әкиятне без һәммәбез бергә һәм һәркайсыбыз аерым язабыз. Һәм бу әкиятнең ахыры нинди булуы да – бәхетсезме, әллә бәхетле булуымы – безнең үзебездән тора.

Зөлфәт Хәким

Үзегездә яхшылыктан яманлыкны аерырга, яктылык белән караңгылык чиген сизәргә өйрәткән матур әкиятләрне саклагыз, аларны тормыш буена алып барыгыз. Балачакның якты әкиятләреннән үзегездә кабынган утка сүнәргә бирмәгез. Аларның яктылыгын, яхшылыгын гомер юлы буенча алып барыгыз, чөнки алар сезгә һәм сездән соң киләсе буыннарга кирәк. Туган телегезне саклагыз, анда сез иң беренче назлы сүзләрне, якты әкиятләрне ишеттегез! Шушы җылы телдә аралашучы кешеләр яши торган туган илне яратыгыз! Сезне гомер буена яраткан әкият геройлары алып барсын иде, һәм сезнең тормыш юлыгыз әкияти матур булсын иде!

Абдрахманов Радик Мөхәрләм улы.

Җир йөзендә бар нәрсә дә үзгәрә, тормыш та дәвам итә. Элек-электән бер буын урынына икенчеләре килгән. Дәүләтләр җимерелгән, аларның урынына башкалары пәйда булган. Шәһәрләр юкка чыккан – башкалары төзелгән. Һәм шушы тынычсыз дөньяда кешеләрдә бер үзгәрешсез яхшылыкка, яктылыкка омтылыш сакланган. Хәтта иң караңгы чорларда кеше могҗизаларга ышанган, ышана һәм ышаначак. Һәм ул могҗизалар килеп чыга, чөнки кешеләр аларга һәрвакыт ышана. Кешеләргә бу юнәлештә әкиятләр, легендалар, риваятьләр тугры хезмәт иткән. Кайчакта әкият уйлап чыгарыган итеп кабул ителми, чөнки ул, чын булса, һичшиксез, тормыш дөреслеге белән кушылган була. Сәнгатьнең бар төре дә кешеләрне яшәргә өйрәтә, һәм кеше тормышында әкиятләр аерым урын алып тора.

Камил хәзрәт Самигуллин

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти.
«Туган Авылым» милли-туристик комплексын оештыручы, Татарстан Республикасының Инвестицияләрне үстерү агентлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, АРИО вице-президенты, Татарстан Республикасының греплинг Федерациясе Президенты, “Туган Батыр” проектына нигез салучы.
Татарстан Республикасының халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Галерея
Массакүләм мәгълүмат чарасы
    Яңалыклар