Туган батыр

УЛ – ДӨНЬЯНЫ МИЛЛИ ГЕРОЙ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУЧЫ БРЕНД.

УЛ – ДӨНЬЯНЫ МИЛЛИ ГЕРОЙ БЕЛӘН ТАНЫШТЫРУЧЫ БРЕНД.
ПРОЕКТ ТУРЫНДА

Туган батыр – ул туган ил тарихы һәм мәдәниятына зур ярату белән сугарылган бренд. Аның максаты – әлеге яратуны балалар һәм яшьләрдә тәрбияләү. Бабаларыбыз легендалары һәм хикәяләре белән танышып, үзенең яшьтәше Туган Батыр белән төрле маҗаралар һәм сынаулар аша үтеп, яшь буын рухи яктан байый һәм олылар эстафетасын кабул итеп ала.

Восьмиконечная звезда, лежащая в основе логотипа проекта — это исламский символ Руб аль-хизб. Она символизирует 8 основных качеств, которые должны быть присущи мусульманину

доброта
щедрость
сострадание
справедливость
терпимость
умение хранить тайны
упование на Аллаха
преданность
ПРОЕКТНЫҢ МАКСАТЫ ҺӘМ БУРЫЧЫ
Батырның – затлы, көчле рухлы халык улының, аның яклаучысы образының яңарышы һәм популярлаштыруы. Балаларның һәм яшьләрнең милли кыйммәтләргә кушылуы аша бөтен халыкны һәм һәр гаиләне бәйләүче җепләрне ныгыту.
Яшь буынга олыларга хөрмәт, аларның тормыш юлына һәм тәҗрибәсенә кызыксыну тәрбияләү.
Безнең максат:
БЕЗНЕҢ БУРЫЧ:
Үткәндәге традицияләр белән бүгенге заман кешесенә булган актуаль таләпләр арасында бәйләүче чылбыр булу.

Милли гадәтләрне һәм образларны хәзерге яшьләр дөньясына музыка аша интеграцияләү; милли гадәтләр элементы булган хәзерге киемнәр; милли татар мәдәнияты рухындагы балалар һәм яшьләр өчен булган фестивальләр, уеннар; киберспорт; метагаләм; этноспортның милли уеннар нигезендә үсеше һәм башкалар.

Төрле буын вәкилләренең милли рухи яңарышның югары дулкынында хезмәттәшлек итүе. Бу балалар арасында гына түгел, олылар арасында да модалы булырга тиеш.

Этник татарларның берләшүе һәм бөтен дөнья буйлап төп мәдәниятка кушылуы. Туган Батыр образы татар халкының тарихын бүгенге җәмгыять белән бәйли һәм төрле буыннарны берләштерә. Ул илебезнең регионнарында һәм аннан читтә яшәүче күптөрле татар диаспораларының берләшүе символы булып тора.

Идеяны-популярлаштыру һәм акчалата тәэмин итү өчен, сувенирлар һәм башка продукциянең якты үрнәкләрен уйлап табу. Брендлы кием-салым, аксессуарлар, сувенирлар Туган Батырны белүчеләр һәм яратучыларга тирә-юньдәгеләргә үзләренең хөрмәтен һәм соклануын җиткерергә һәм брендның информацион киңлеген җәелдерергә ярдәм итәчәк.

Яхшы риваять Татарстан Республикасының һәрбер малаенда үзенең халкының лаеклы улы – чын Туган Батыр булу теләген уятачак.
Үзегездә яхшылыктан яманлыкны аерырга, яктылык белән караңгылык чиген сизәргә өйрәткән матур әкиятләрне саклагыз, аларны тормыш буена алып барыгыз. Балачакның якты әкиятләреннән үзегездә кабынган утка сүнәргә бирмәгез. Аларның яктылыгын, яхшылыгын гомер юлы буенча алып барыгыз, чөнки алар сезгә һәм сездән соң киләсе буыннарга кирәк. Туган телегезне саклагыз, анда сез иң беренче назлы сүзләрне, якты әкиятләрне ишеттегез! Шушы җылы телдә аралашучы кешеләр яши торган туган илне яратыгыз! Сезне гомер буена яраткан әкият геройлары алып барсын иде, һәм сезнең тормыш юлыгыз әкияти матур булсын иде!
Абдрахманов Радик Мөхәрләм улы
«Туган Батыр» проектына нигез салучы.

ТУГАН БАТЫРНЫҢ ГАЛӘМЕ

Персонажлар
тулырак
Китап турында
тулырак
ГИМН
тулырак
Квестлар
тулырак
ГРЭППЛИНГ
тулырак
Комикслар
тулырак
ГАЛЕРЕЯ
тулырак
Массакүләм мәгълүмат чарасы
тулырак
Бәйгеләр
тулырак
МАРКЕТ

Туган җир ул – балачак турындагы хатирәләр, яраткан урамнар һәм елгалар ташуы, иң тәмле каен җиләге үскән басулар һәм иң биек үлән үскән калкулыклар.

Яңалыклар
    Массакүләм мәгълүмат чарасы
      Туган Батыр: Перо счастья
      VIII КМФМК презентация
      "Туган батыр"
      Тетради в Кембриджской школе Бала-Сити
      Фестиваль по спортивной борьбе
      Грэпплинг в Кембриджской школе Бала-Сити
      Презентация в национальной библиотеке
      О проекте
      Грэпплинг
      Галерея
      Kazan Summit-2023
      II Всероссийский турнир по стрельбе из лука на призы «Туган Батыра»
      Презентация второй части книги «Туган Батыр»
      Фестиваль спортивной борьбы
      на призы «Туган Батыра»
      Fashion Iftar-2024