28 август көнне «Туган Авылым» милли комплексында «Туган Батыр һәм Айлы чәчәк» өченче китабын тәкъдим итү кичәсе булды. Халыкара проектка нигез салучы Радик Габдрахманов әйтүенчә, китапның бу өлеше тагын да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк, рәсемнәре дә үзенчәлеклерәк. Өченче китапның яңа форматта чыгуына да басым ясарга кирәк. Ул шулай ук биш телгә – татар, рус, инглиз, гарәп һәм төрек телләренә тәрҗемә ителгән.
Китапны китап кибетләрендә һәм маркетплейсларда сатып алырга мөмкин.