Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» китабында геройны мавыктыргыч маҗаралар көтә. Могҗизалы кылыч эзләп Туган иленнән еракта кала, анда ул акылы, чыдамлыгы, тугры дуслары һәм игелекле йөрәге ярдәмендә сынауларны намус белән җиңеп чыга.
«Туган Батыр һәм Хакыйкать Сабиры» китабы
Телне сайлагыз
Озонда сатып алыгыз:
Әкияттә кыю Туган Батыр Айлуны коткара һәм Анатолиягә ай чәчәге артыннан китә. Хикәя рухның бөеклеген, игелеклелекне һәм корбанлыкны данлый, чын геройда намуслы йөрәге булуын күрсәтә.
«Туган Батыр һәм Ай чәчәге» китабы
Телне сайлагыз
Озонда сатып алыгыз:
Чак-чәк табигый бал, көнчыгыш татлылыгы 300 гр.
Чак-чәк табигый бал, көнчыгыш татлылыгы 45 гр.
Татарстанда «Туган Батыр» каһарманы турында мультсериал төшереләчәк
Татарстанда халык язучысы Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр» әсәре буенча анимацион сериал төшерергә планлаштыралар. Бу хакта РБК яза.

«Терра Анима» анимацион студиясенең генераль директоры Ирина Гребенникова сүзләренчә, һәр серия якынча алты-җиде минут дәвам итәчәк. Беренче сезонда 52 эпизод булачак. Әгәр дә сериал уңыш казанса, аны икенче һәм өченче сезоннарда дәвам итәргә, каһарманыбыз турында тулы метражлы фильм төшерергә планлаштыралар. Оештыручылар айга бер яки ике серия, ягъни темпларга бәйле рәвештә, елына 12 яки 24 эпизод чыгарырга уйлыйлар.

Мультсериал 3D-технологиядә башкарылачак, ә сыйфат буенча ул тулы метражлы картиналарга якын булачак, дип вәгъдә итәләр. Проектның тизерын 18 майдан 20 майга кадәр узачак «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумында күрсәтергә планлаштыралар. Шунда ук «Туган Батыр» китабының икенче өлешен тәкъдим итәчәкләр, ул биш телгә: рус, инглиз, төрек, гарәп һәм казакъчага тәрҗемә ителгән. Туган батыр – үзендә татар халыкның риваятьләрен, мифларын һәм хикәяләрен туплаган милли каһарманының җыелма образы. Сериалны булдыручылар уйлавынча, ул ватаныбыз каһарманына әйләнергә тиеш.

https://entermedia.io/news/v-tatarstane-snimut-multserial-ob-otechestvennom-supergeroe-tugan-batyr/
09.02.2023