«Минемчә, проект финанс яктан уңышлы булачак. Бу әкият балаларда уңай образ формалаштыра алуы белән кыйммәтле», – дип аңлата «Туган Батыр» проектына карата кызыксынуын «Данафлекс» ДК президенты Айрат Бәширов. Проектны ике ел элек эшмәкәр Радик Габдрахманов башлап җибәрде. Яңа татар герое турында берничә телдә ике китап чыкты инде, аның исеме астында киң күләмле фестивальләр, зур халыкара мәйданчыкларда тәкъдим итүләр узды. Эре инвесторның килүе социаль инициативаны киңәйтү һәм аны монетизацияләү мөмкинлеген бирәчәк. Тулырак безнең материалда.
«Минем өчен бу әкият балаларда яхшы кеше булырга омтылыш формалаштыра алуы белән кадерле», – дип аңлатты «Данафлекс» ТК президенты Айрат Бәширов «Туган Батыр» проектына карата үз кызыксынуын.
2022 елда Россия президенты Владимир Путин тарихчылар белән очрашуында, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, кибетләрдә һәм экраннарда көнбатыш персонажларның күп булуына зарланды. «Бэтмен билгеле, ә безнең берәр баһадирыбыз юк», – диде дәүләт башлыгы. Ул «традицион кыйммәтләргә җавап бирүче» геройларны популярлаштыру чараларын күрергә кушты. Татарстанда бу эш «Туган авылым» ресторан милли комплексы хуҗасы Радик Габдрахманов инициативасы буенча президент чыгышына кадәр үк башланды. Ул беренче тапкыр «Туган Батыр» проектын 2021 ел ахырында тәкъдим итте. Аның максаты – көнбатыш комикслар һәм балалар киноблокбастерлары персонажлары кебек үк популяр яңа татар герое образын булдыру.
Проект нигезендә Туган Батыр турындагы әкият-легенда ята. Батыр егет туган җиргә һәм гаиләгә мәхәббәт, үз халкын саклау теләге белән яши. Танылган татар прозаигы, драматург Зөлфәт Хәким Туган Батыр батырлыкларына багышланган ике китап язган инде. Алар татар, рус, инглиз, гарәп, төрек һәм кытай телләрендә чыкты. «Аның (Хәким – авт.) фикерләре бик тирән фәлсәфи мәгънәгә ия. Мин бу китаплар зурларга да кызыклы булыр дип уйлыйм», – дип фикерләре белән уртаклашты Радик Габдрахманов.
«Проект хәзер актив үсеш стадиясендә, авторлар өчен бик алга киткән ел», – дип сөйләде проектны оештыручы. Әкренләп милли геройның образы китап битләреннән дә чыга башлады. Хәзер авторлар мультипликацион сериал, тулы метражлы фильм өстендә эшли. Планда шулай ук мобиль һәм компьютер уеннары әзерләү тора. Риваять мотивлары буенча инде балалар спектакле булдырылган. Кушымта «җанлы битләр» форматында эшли. Бренд сайтында «Туган Батыр» символикасы төшерелгән киемнәр (Alga бренды белән коллаборация), кулдан ясалган курчаклар, татар ашамлыклары, беләзекләр, брелоклар һ. б. әйберләргә заказ бирергә мөмкин.
«Туган Батыр» исеме астында «Балачак» балалар вокаль конкурсы узды (бөтен Россиядән 1,5 меңнән артык гариза кабул ителде, Казанга 300 финалист килде). Ә өченче «Туган Батыр» спорт фестивале 2023 елның ноябрендә 7-14 яшьлек 400 спортчыны җыйды. «Безнең мөфти (Камил Сәмигуллин – проектның рухи остазы – авт.) сүзләренчә, ир-ат көрәшергә яратырга яки яратмаска мөмкин, ләкин ул көрәшә белергә тиеш. Бу ир-ат характерының формалашкан булуы турында сөйли», – ди Радик Габдрахманов.
Проектның горурлыгы – 2023 елның сентябрендә Алабугада узган җәядән ату турниры, анда бөтен Россиядән 30 мең тамашачы килде. Спорт ярышлары этнофестиваль форматында узды – кунаклар һәм катнашучылар, палаткалы шәһәрчектә яшәп, күчмә мәдәниятне тоеп карадылар. «Мондый этнофестивальләр күп илләрдә: Казахстанда, Үзбәкстанда, Төркиядә, Россиянең башка төбәкләрендә уза. Бездә мондый чаралар юк иде әле, шуңа күрә «Туган Батыр» концепциясендә мондый фестиваль уздырырга карар кылдык. Бу бик масштаблы һәм матур булды!» – дип искә ала безнең әңгәмәдәш.
Айрат Бәширов мультсериалны төшерергә ярдәм итәчәк, беренче сезонга гына да 360 млн сум китәчәк.
Хәзер проект күбесенчә Габдрахманов тарафыннан финанслана. Калган өлеше буенча президент грантлары фонды һәм мәдәни инициативалар фонды ярдәм итә. Ләкин проект авторларының алдагы планнары тагын да зуррак. Исегезгә төшерәбез, Туган Батыр турында мультипликацион сериал төшереләчәк (беренче сезонда – 52 серия), ә тарихның кульминациясен аерым тулы метражлы анимацион фильм итеп чыгарачаклар. «Мин проектка җитди инвестицияләр кирәклеген аңладым», – дип билгеләде безнең әңгәмәдәш.
Финанс яктан киңәш алу өчен ул күптәнге дустына – «Данафлекс» компанияләр төркеме президенты Айрат Бәшировка мөрәҗәгать иткән. Ул кредит акчаларын җәлеп итүдән баш тартырга чакырган – бу, башлангыч стадиядә, проект әле табыш китермәгән вакытта, артык куркыныч. Эшмәкәр шәхси инвесторлар эзләргә тәкъдим иткән. «Минем үземдә дә проектта катнашу теләге барлыкка килде. Беренчедән, мин проект финанс яктан уңышлы булачак, дип саныйм. Әмма күбрәк мине бу әкиятнең балаларда уңай образ формалаштыра алуы кызыктырды. Нәкъ менә шундый кечкенә яшьтә аларга зур йогынты ясарга мөмкин», – дип сөйләде Айрат Бәширов.
«Мин үзем әкиятләрдә үстем һәм балаларымны алар ярдәмендә тәрбияләдем. Яхшы герой һәрвакыт яхшылыкка чакыра – балаларга шуны сеңдерергә тырыштым», – дип аңлатты ул проектка шәхси кызыксынуын. Бу эшкуарның мәгариф өлкәсе өчен беренче генә финанс ярдәме түгел. Күп еллар Айрат Бәширов хатынының «Глобус» мәгариф үзәгенә ярдәм итә.
Әңгәмәдәшләребез сүзләренчә, мультсериалның беренче сезонын төшерү 360 млн сум тора. Тулы метражлы фильм тагын 500 миллионга төшәчәк. Акчаны кире кайтару вакыты – 4 ел. Әлегә Айрат Бәширов проектны ихтыяҗлардан чыгып финанслый. Шул ук вакытта башка инвесторлар да кызыксыну белдерә. Проектка AVG Capital Partners турыдан-туры инвестицияләр фондының идарәче партнеры Рөстәм Миргалимов, «ТАВРОС» ИКнең төп бенефициары һәм бу проект буенча кече партнер Рәгъде Сафин керә. Рөстәм Габделхакович төрле елларда Ак Барс Банк идарәсе рәисе урынбасары, фонд базарында катнашучыларның Милли ассоциациясе Милли советы әгъзасы, «Разгуляй» төркеме директорлар советы рәисе булды.
Киләчәктә авторлар шулай ук дәүләт ярдәменә өметләнә. Быелның җәендә төп эшчәнлек төре кинофильмнар җитештерү булган «Туган Батыр» ҖЧҖ төзелде. Хәзер оешма 100% Радик Габдрахманов кулында, Яңа елдан соң аңа Бәширов керәчәк, ләкин контроль учредитель булып, проектка нигез салучы калачак.
«Җитди керемне интеллектуаль милек сату китерергә мөмкин».
«Туган Батыр» мультсериалының беренче серияләре 2024 ел ахырында чыгачак. «Мультсериалны кайда күрсәтергә мөмкин икәнен хәл итәбез. Аңа эксклюзив хокуклар теләгән мәйданчыклар бар. Әмма безнең команда моны теләми. Без «Туган Батыр»ның телевизион каналлар буенча ирекле күрсәтелүен телибез», – диде Радик Габдрахманов.
Мультсериал буенча «Терра Анима» Мәскәү анимацион студиясе эшли (команда «Фиксиклар»ны ясаган «Аэроплан» студиясеннән аерылып чыкты). Мультфильм тизерын быел беренче тапкыр «KazanForum»да күрсәттеләр. Беренче сезонда барлыкка килгән образларны тулы фильмда һәм компьютер уены төзегәндә кулланачаклар, бу проектның булачак продуктларын арзан итәргә ярдәм итәчәк. Анимациягә сценарийны, Казандагы команда ярдәме белән, шулай ук мәскәүлеләр яза.
Айрат Бәширов процессның иҗади өлешенә йогынты ясамаячагын ассызыклады. Аның бурычы – проектны финанс яктан уңышлы итү. «Мин монда үземнең көчле ягымны күрәм. Проектның потенциалы китапларда һәм мультфильмнарда гына түгел. Бу уеннар да, тематик парклар да. Интеллектуаль милек сату да җитди керем кертергә мөмкин. Безнең бренд астында продукция чыгару өчен, товар җитештерүчеләр үзләре лицензия алырга теләк белдерергә тиеш. Бу – проектның уңышлы булуын билгеләүче күрсәткечләрнең берсе. Шушы очракта «Данафлекс» файдалы булырга мөмкин, чөнки безнең азык-төлек, уенчыклар һәм башка әйберләр җитештерә торган эре трансмилли һәм Россия компанияләре белән тыгыз элемтәләребез бар», – дип белдерде эшмәкәр.
Авторлар инде Татарстан һәм Россиядән читтә «Туган Батыр» образын популярлаштыру белән шөгыльләнә. Проектны тәкъдим итү ПМЭФ-2023, «Россия – Кытай», «Россия – Африка» форумнары, Дубайда кинофорум кысаларында узды, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Радик Габдрахманов белән Латин Америкасында булды. «Ватандашларыбыз бик сөенде! Алар проект амбассадорлары булырга, аны чит илдә танытырга әзер. Хәзер китапларның испан телендәге версиясен әзерлибез», – дип уртаклашты «Туган Авылым» хуҗасы. Ул татар конгрессы белән барлык чит ил сабантуйларында катнашу турында килешү бар, дип тә өстәде. «Союзмультфильм» мультфильмның чит ил дистрибуциясен оештырырга тәкъдим иткән.
Глобаль экспансия легенда сюжетында да чагылыш таба. Шулай итеп, әсәрнең өченче өлешендә төп герой Төркиядә килеп эләгәчәк һәм җирле әкият персонажлары белән очрашачак. Бу өлешне проект авторлары Камил хәзрәт, шулай ук Төркия язучылары белән киңәшләшеп эшли. «KazanForum 2024»тән тыш, киләсе елда китапны тәкъдим итү шулай ук Истанбулда узачак.
«Без балаларыбызның алар тигезләшерлек образ юкка чыгуын аңладык. Хәзер балалар өчен яхшы контент бик аз. Беренчедән, Көнбатыш аны бирми дә. Икенчедән, Disney һәм Marvel традицион булмаган кыйммәтләрне ачыктан-ачык пропагандалый башлады. Аларның анда ике әнисе дә, ике әтисе дә бар... Көнчыгыш дөнья өчен бу кабул ителерлек нәрсә түгел! Ә альтернативалар, гомумән, юк. Алар яңа супергерой көтә һәм без аны булдыра алабыз. Туган Батырны бөтен планетага танытырга телибез! Без аңа салган кыйммәтләр төрки һәм гарәп илләренә якын», – дип ышана Радик Габдрахманов.
Проектның логотибы – чын ир-ат сыйфатларын гәүдәләндергән сигезпочмаклы йолдыз: яхшылык, юмартлык, мәрхәмәтлелек, гаделлек, сабырлык, серләрне саклый белү, Аллаһыга һәм тугрылыкка өмет итү. Бу сыйфатлар Туган Батыр турындагы китапларда чагылдырылган. Шул ук вакытта китапта көчле хатын-кыз персонажы да бар – балачак дусты һәм сөеклесе Гөлчәчәк. «Аның үз мөһим роле булачак, ягъни ул төп герой артында гына тормаячак. Гөлчәчәкнең дә суперкөче булачак, ул Туган батырга батырлык эшләргә, кайдадыр аны коткарырга да, илһамландырырга ярдәм итәчәк. Без дөнья белән бары тик ир-атлар гына идарә итүен күрсәтергә теләмибез», – дип ышандырды проектны оештыручы.
«Мине шулай ук проектның глобаль үсеше җәлеп итә. Максималь зур аудиториягә таргетлаштырырга кирәк. Урыннарда популяр булган яңа геройлар барлыкка килү белән, алга таба үсеш тагын да зуррак булырга мөмкин. Чикләнмәскә кирәк», – дип хуплады Айрат Бәширов милли әкият геройларыннан торган мультигаләм турындагы идеяне.
Радик Габдрахманов сүзләренчә, танышлары, балаларының «Туган Батыр» әкияте белән ныклап мавыгулары һәм йоклар алдыннан аны укуын үтенүләре турында ешрак сөйлиләр икән. Шәһәр хакимияте хәтта муниципаль балалар бакчасын татар мәдәниятенең яңа герое стилендә ясарга уйлый, ә инвестицион үсеш агентлыгы халыкара форумнарда катнашырга ярдәм итә.
Күптән түгел Радик Габдрахманов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка проектны ТР рәисы каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр советы утырышында тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов проект белән кызыксынды һәм аны үстерү өчен кирәкле ярдәмне күрсәтергә ышандырды. «Нәрсәдер сорар алдыннан, эшебезнең нәтиҗәсен, проектның масштабын, аның халыкара форматын, җәмгыять, мәдәният, төбәкнең дөньяда танылуы өчен файдалы булуын күрсәтергә тиеш», – дип билгеләде әңгәмәдәшебез.
«Киләчәктә ярдәм Казанда әкиятләр йорты төзегәндә, «Туган Батыр» стилендә ишегалларын һәм балалар мәйданчыкларын җиһазландырганда, «БРИКС-2024» саммитында образны кулланганда кирәк булачак. Проектны үстерү өчен безгә дәүләт ярдәме бик кирәк. Шул ук вакытта үз көчебезгә дә ышанабыз. Проектны үстерү өчен, бөтен көчебезне куячакбыз, мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез», – дип нәтиҗә ясады ул.
«Бизнес Онлайн».