«Туган авылым» милли комплексында «Гөлчәчәк» гастрономия кунакханәсе ачылды. Бу уникаль мәйданчыкта кунакларның һәркайсы милли мәдәниятебез һәм кунакчыл халык булуыбыз үзенчәлекләре белән таныша алачак. Залда төрле мастер-класслар, шулай ук никахлар, хәтта исем кушу йолалары узачак.