«Туган авылым» милли комплексы еш кына үзендә кунакта спорт осталарын, мәдәни һәм җәмәгать эшлеклеләрен, сәясәтчеләрне һәм башка шәхесләрне кабул итә. Бүген безнең мактаулы кунак – Россия хоккейчысы, «Вашингтон Кэпиталз» МХЛ клубы капитаны, Стэнли Кубогы иясе, өч тапкыр дөнья чемпионы Александр Овечкин булды. Спортсменны һәм аның гаиләсен милли ашлар белән сыйладык, татар халкының кунакчыл халык булуын күрсәттек һәм, әлбәттә, «Туган Батыр» турында сөйләдек.