Зөлфәт Хәкимнең «Туган Батыр һәм Хакыйкать Кылычы» китабында геройны мавыктыргыч маҗаралар көтә. Могҗизалы кылыч эзләп Туган иленнән еракта кала, анда ул акылы, чыдамлыгы, тугры дуслары һәм игелекле йөрәге ярдәмендә сынауларны намус белән җиңеп чыга.
«Туган Батыр һәм Хакыйкать Сабиры» китабы
Телне сайлагыз
Озонда сатып алыгыз:
Әкияттә кыю Туган Батыр Айлуны коткара һәм Анатолиягә ай чәчәге артыннан китә. Хикәя рухның бөеклеген, игелеклелекне һәм корбанлыкны данлый, чын геройда намуслы йөрәге булуын күрсәтә.
«Туган Батыр һәм Ай чәчәге» китабы
Телне сайлагыз
Озонда сатып алыгыз:
Чак-чәк табигый бал, көнчыгыш татлылыгы 300 гр.
Чак-чәк табигый бал, көнчыгыш татлылыгы 45 гр.
«Туган Батыр» безнең йөрәкләрдә яшәргә тиеш. 400 спортчы һәм мәртәбәле кунаклар көрәш фестиваленә җыелды
«Ак Барс» көрәш сараенда «Туган Батыр» спорт көрәше фестивале узды. Турнирга җиде яшьтән ундүрт яшькә кадәрге малайлар җыелды. Традиция буенча, фестивальдә төп приз булып, Sony PlayStation приставкасы тора, аны көрәшчеләрнең һәрберсе алырга тели.

Турнир нәтиҗәләре, «Туган Батыр» проекты үсеше һәм фестивальнең мактаулы кунаклары – «БИЗНЕС Online» фоторепортажында.

Казанда икенче тапкыр узган «Туган Батыр» турниры «Ак Барс» көрәш сараенда 400 яшь спортчы җыйды. Фестивальдә өч төрле көрәш – грэпплинг, ирекле һәм грек-рим көрәше тәкъдим ителде.

Кем ул «Туган Батыр»? Бу – Казанда уйлап табылган һәм ТР грэплинг федерациясе президенты Радик Габдрахманов тәкъдиме белән төрле мәйданчыкларда тәкъдим ителүче әкияти татар герое. Тиздән мультфильм көтелә, аны әзерләү белән «Смешарики» һәм «Фиксики» мультфильмнарын ясаган төркем эшли. «Туган Батыр»ның спектакле дә бар, ә ТР халык язучысы Зөлфәт Хәким өченче китапны иҗат итә. Шулай ук AppStore дан кушымтаны да йөкләп алырга була, сайты да бар. Шулай ук мобиль уен өстендә эш алып барыла, якын арада сувенир продукция һәм уенчыклар булдыру планлаштырыла. Шулай ук Татарстанның күңел ачу паркларында «Туган Батыр»ның үз мәйданчыклары булачак.

Ярышлар башланганчы, «Туган Батыр» исеме бер-бер артлы яшь спортчылардан ишетелде. Малайларның берсе хәзерге татар героен белми, әмма шунда ук җавапны интернеттан эзләргә кереште. «Мин хәзер моның кем икәнен беләм», – дип, әтисе янына йөгереп килде һәм «Туган Батыр» тарихын сөйли башлады.

Фестивальгә күпсанлы мәртәбәле кунаклар килде. Алар арасында ТР спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин һәм ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов бар иде.

Турнирда Fight Nights Global компаниясе президенты Камил Гаджиев та катнашты. Тагын бер мәртәбәле кунагыбыз – Чечня республикасы башлыгы вәкиле Асламбек Бердукаев ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләде.

Камил Гаджиев Казанга махсус турнирга килде. Татарстан башкаласында ул июнь ахырында хоккейчы Александр Бурмистровның дуслары матчында булган. «Туган авылым»да кунак булган, «Туган Батыр» мультфильмын караган һәм, аның сүзләренчә, татар ризыкларын авыз иткән. «Радик нинди генә спорт төре белән шөгыльләнмәсен, кайсын гына үстермәсен, аның чакыруы буенча теләсә кайсы турнирга килер идем. Көрәш булачагын белгәч, аеруча шатландым», – диде Гаджиев.

Әгъзам Гобәйдуллин турнирны оештырудан канәгать калды. Аның сүзләренчә, фестиваль зур патриотик мәгънәгә ия. «Ярышлар санкцияләр шартларында һәм катлаулы заманнарда уздырыла. Яклаучыларыбыз МХО зонасында безнең ирек өчен көрәшә. Алар илебезне җиңүгә илткән юлда зур өлеш кертә. Безнең максат – үсеп килүче яшь буынны, патриотларны, булачак ватаныбыз яклаучыларын тәрбияләү», – дип билгеләде ул.

Федерация президенты «Туган Батыр» образы турында аерым белдерде. «Ул татар халкының көчен һәм ихтыярын гына түгел, Татарстанда яшәүче барлык халыкларны да гәүдәләндерә. Һәр спортчының үз кумиры бар: әти-әниләре, абыйсы яки апасы. «Туган Батыр» – яхшы һәм игелекле сыйфатларны үзенә җыйган образ ул. Ул безнең арада һәм безнең йөрәкләрдә яшәргә тиеш, – диде Әгъзам Гобәйдуллин.

Хәлил Шәйхетдинов фикеренчә, мондый турнирлар ярдәмендә дөнья дәрәҗәсендәге спортчылар туа: «Сезнең арада Россиянең, Европаның, дөньяның һәм Олимпия уеннарының булачак чемпионнары барлыгына ышанам. Бүген осталыгыгызны күрсәтү өчен бик яхшы көн. Сезнең чын ир-ат булып үсәчәгегездә шикләнмим!»

Спикерларның һәркайсы яшь спортчыларның әниләренә рәхмәт белдерде. Фестивальнең Әниләр көненә туры килүе дә үзенчәлекле. Еш кына малайлар турында: «Әтисенә охшаган», – диләр. Әниләр улларын тәрбияләүгә зур игътибар бирсәләр, ничектер икенче планга калалар», – диде Камил Гаджиев. Радик Габдрахманов турнирга килгән үз әнисен аерым сәламләде.

Хөрмәтле кунакларның сәламләү сүзләреннән соң, «Туган Батыр» проекты гимнына «Миллениум» бию коллективы чыгыш ясады.

Аннары соң «Туган Батыр» мультфильмын күрсәттеләр. Анда герой дөньякүләм явызлыкка каршы көрәшә. Проектны гамәлгә куючыларның максаты – татар каһарманын Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә таныту. «Туган – күп илләрдә билгеле төрки исем. Без аны бөтен планетага таныту өчен тырышабыз. Шулай итеп, ул бөтен планета буйлап оча һәм явызлыкны җиңә алачак», – диде Радик Габдрахманов.

Ачылу тантанасыннан соң, келәмнәрдә көрәш дәвам итте. Һәр катнашучы, үз авырлык категорияләрендә җиңгән очракта, PlayStation алачагын хәтерли иде. Шулай ук җиңүчеләрнең һәрберсе ТР Көрәш федерациясе символикасы төшерелгән медаль, кубок һәм шоколад алды, ә һәр катнашучы «Туган Батыр»дан бүләккә ия булды. Тамашачылар да буш кул белән калмады: керү юлында аларга лотерея билетлары өләштеләр, нәтиҗәдә алар приз оттылар.

Тимур Хөснетдинов
https://m.sport.business-gazeta.ru/article/289679?fbclid=PAAaYNmj0nFevOV0RvkUyF2IK7K-6NQ5EJE1py_N9GkHh0_zbsm38b6-jt26w_aem_AbxSNfqfa_D2_CyQ02eRFsCTnJazDc1WJVwK3VkMVfxFqKc3WHZIMbJ0j070x5_0mPA
29.11.2023