2 июньдә АК БАРС Көрәш сараенда өч дисциплина буенча спорт көрәшенең масштаблы фестивале узды.
- 280 нән артык катнашучы (Казан, Әлмәт, Яр Чаллы, Уфа, Ульяновск һ.б. шәһәрләрдән);
- 3 төрле көрәш: грэпплинг, грек-рим, ирекле көрәш;
- 3 төп бүләк – Cruzer фэтбайк велосипеды хуҗаларына эләкте:
- Грек-рим көрәше – Насыйбуллин Булат
- Ирекле көрәш – Эркенов Амир
- Грэпплинг – Вазюков Захар
- Мәртәбәле кунаклардан Fight Nights Global промоутер компаниясе президенты Камил Гаджиев балаларга турнир алдыннан уңышлар теләде.
Турнирны оештыручы – «Туган Батыр» проекты авторы, Татарстан Республикасы грэпплинг федерациясе президенты Радик Габдрахманов. Фестиваль Президент грантлары фонды ярдәмендә узды. Шулай ук даими партнерыбыз – «Вечно живые» төбәкара иҗтимагый патриотик хәрәкәтенә аерым рәхмәт белдерәсебез килә.