«Туган Батыр» спорт көрәшенең өченче фестивале. Татарстан Республикасы Спорт министрлыгы фотосы.
2023 елның 26 ноябрендә «Ак Барс» көрәш сараенда «Туган Батыр» спорт көрәше фестивале узды. Тагын 7-14 яшьлек 400 гә якын егет өч төрле көрәш төре – грэпплинг, ирекле һәм грек-рим көрәше буенча турнирга җыелды. Фестиваль гомумроссия балалар һәм яшьләр «Беренчеләр хәрәкәте» хәрәкәте ярдәме белән үткәрелде. Медаль, кубок һәм тематик бүләкләрдән тыш, традиция буенча, җиңүчене Sony PlayStation приставкасы көтә иде. Тамашачыларга керү юлында лотерея билетлары тапшырылды, алар буенча призлар отарга мөмкин иде.
Исегезгә төшерәбез, «Туган Батыр» – ул үзендә татар халкының легенда-мифларын берләштергән әкият герое. Аның образын яңарту эше белән Радик Габдрахманов шөгыльләнә. Хәзерге вакытта мультфильм әзерләнә, спектакль языла, «Туган Батыр» турында китап ирнде тәкъдим ителде. Шулай ук мобиль видеоуен һәм төрле атрибутика – кием-салым, сувенир продукция һәм уенчыклар чыгару буенча эш алып барыла.
Фестивальнең мәртәбәле кунаклары арасында: ТР спорт көрәше федерациясе президенты Әгъзам Гобәйдуллин, ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Fight Nights Global промоутер компаниясе президенты Камил Гаджиев, Чечен республикасы башлыгы, Россия каһарманы Рамзан Кадыйровның ТРдагы вәкиле Әсламбәк Бердукаев бар иде.
Һәр мактаулы кунак яшь спортчыларның әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерде, чөнки чара Әниләр көнендә узды. «Малай турында еш кына: «Әтисенә охшаган», – диләр. Мондый очракларда, әниләр улларын тәрбияләүгә зур игътибар бирсәләр дә, аларны оныталар». Эгъзам Гобәйдуллин фестивальнең патриотик мәгънәгә ия булуын билгеләп үтте: «Ярышлар санкцияләр шартларында һәм катлаулы заманнарда уздырыла. Яклаучыларыбыз МХО зонасында безнең ирек өчен көрәшә. Алар илебезне җиңүгә илткән юлда зур өлеш кертәләр. Безнең максат – үсеп килүче яшь буынны патриотик рухта, Ватаныбызны сакчылары итеп тәрбияләү».
Спорт көрәше федерациясе президенты шулай ук «Туган Батыр» образын уңай бәяләде: «Ул татар халкының гына түгел, Татарстанда яшәүче барлык халыкларның көчен һәм ихтыярын гәүдәләндерә. Һәр спортчының үз кумиры бар, алар – әти-әниләре, абыйсы яки апасы. «Туган Батыр» – үзендә яхшы һәм игелекле сыйфатларны җыйган образ ул. Ул безнең арада һәм безнең йөрәкләрдә яшәргә тиеш».
Хәлил Шәйхетдинов мондый спорт турнирлары нәтиҗәсендә Россия, Европа, дөнья һәм Олимпия уеннары чемпионнары барлыкка килә, шулай ук чын ир-атлар тәрбияләнә, дип белдерде. Сәламләү сүзләреннән соң, кунаклар өчен «Миллениум» бию коллективы «Туган Батыр» проекты гимны астында чыгыш ясады. Аннары явызлык белән көрәшкән Туган Батыр турында мультфильм күрсәтелде. Ачылу тантанасыннан соң, келәмнәрдә гадел көрәштә яшь спортчылар очрашты. Уен консолисы рәвешендә төп призга грек-рим көрәше дисциплинасында чыгыш ясаган Лениногорск шәһәреннән Илья Пикалев лаек булды.
https://presidentmedia.ru/blog/2023/11/30/tretij-festival-sportivnoj-borby-tugan-batyr/?fbclid=PAAaZSK2Inp-8PcygHPsrXEq7xxot62d0lVqR1CTNQ4xbWEQ3X8WDMZuxbxYc_aem_Abzxe1s9g5e-5Qez8KnhDP992cyuX4rpvSqVo7un03EHuoNPBeGEokyOSkr3jSki5GQ