«Күптән көтелгән чарада Гөлчәчәкнең искиткеч коллекциясе дә тәкъдим ителде. Проектның ни рәвешле барлыкка килүе турында «Туган Батыр» проектының идея авторы Радик Мөхәрләм улы сөйләде. Китапның авторы – халык язучысы Зөлфәт Хәким чыгышында язу үзенчәлекләре һәм геройлар дөньясы белән таныштырды. Бу китап изгелек, дуслык һәм рух ныклыгы турында илһамландыргыч тарихны бәян итә. Сюжет үзәгендә – Туган батыр һәм Айла исемле серле кыз. Алар гаҗәеп мөмкинлекләре булган тылсымлы артефакт – Айлы чәчәкне коткару өчен куркыныч маҗарага эләгәләр.
Мәртәбәле кунаклар арасында Төркия һәм Казакъстан консуллары, шулай ук Германиянең Татарстандагы вәкиле, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров булды.
Чарада шулай ук «Гөлчәчәк» коллекциясен дә күрсәттеләр. Талантлы рәссам-дизайнер Луиза Скипина коллекция эшләрендә татар халкының тарихын заманча рухта гәүдәләндергән. Коллекция экологик чиста материаллар кулланып, табигый тукымалардан эшләнгән.
Китапны тәкъдим итү кичәсе кызыклы мизгелләр һәм җанлы аралашуга бай булды. Катнашучылар арасында яшьләр булуы, аларның сораулар биреп, актив катнашуы аеруча куандырды. Иң кызыксынучан нәни дусларыбыз китаплар белән бүләкләнде.