«Туган Батыр» анимацион сериалының премьера күрсәтүендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Проектны хуплаган өчен рәхмәт!
Сериал яшь тамашачыларның дөньяга карашын киңәйтүгә, тарихка, фольклорга, гаилә кыйммәтләренә хөрмәт формалаштыруга һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлтелгән. Проект кысаларында һәрберсенең 6 минутлык 52 серия хронометражлы ике сезон җитештерү, шулай ук тулы метражлы анимацион фильм булдыру планлаштырыла. Беренче 8 сериянең федераль прокаты 2025 елның 4 сентябрендә старт алды. Алга таба БДБ илләрендә чыгу һәм халыкара прокат планлаштырыла.