25 декабрьдә «КИНОМАКС» кинотеатрында татар халкының милли героен яңадан торгызуга багышланган «Туган Батыр» анимацион сериалының күптән көтелгән премьерасы булды. Чарага журналистлар, мәртәбәле кунаклар, махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм Balacity мәктәбе укучылары чакырылган иде.
Тамашачыларга мультфильмның өч сериясе тәкъдим ителде. Аларны караганнан соң, балалар тизрәк дәвамын карыйсылары килүне әйттеләр.
«Туган Батыр» проектына нигез салучы Радик Габдрахманов хәбәр иткәнчә, Яңа елдан соң онлайн-кинотеатрларда мультсериал күрсәтү турында сөйләшүләр башланачак. Димәк, бу кызыклы мультфильм тагын да күбрәк тамашачыларга ләззәт бирәчәк.