26 декабрь көнне милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча утырышта «Туган Батыр» проектын ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинга һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтовка тәкъдим иттек.
Рәисебез Рөстәм Нургалиевич рәхмәт белдереп, безнең проектка ярдәм итүнең мөһимлеген билгеләп: «Мондый эшләр белән шөгыльләнүчеләргә зур рәхмәт. Әгәр дә бу изге эшне дәвам итүдә ярдәм кирәк булса, Марат Готыф улы, ярдәм күрсәтергә кирәк булачак. Әгәр минем исемем кирәк булса, рәхәтләнеп куллана аласыз», – диде.