«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV Халыкара икътисадый форумы кысаларында «Туган Батыр» проектын тәкъдим иттеләр. «Халыкара аренада Татарстан мәдәниятен алга җибәрү формасы буларак, яңа милли геройлар» матбугат конференциясендә «Туган Батыр» проектына нигез салучы, «Туган авылым» милли-туристлык комплексын гамәлгә куючыларның берсе, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Радик Габдрахманов, ТР халык язучысы, «Туган батыр» китабы авторы Зөлфәт Хәким һәм башкалар катнашты.
Радик Габдрахманов ассызыклаганча, «Туган Батыр» проектының глобаль мәгънәсе туган җиргә, туган телгә, Туган илгә, сөйгән кешеләребезгә һәм традицион кыйммәтләргә мәхәббәт турында. Проект уйланылганча, халыкара дәрәҗәдә, төрле телләрдә гамәлгә ашырыла. Нигезендә татар фольклор герое турында әкият-легенда ята. Быел проектны гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылды. Язучы Зөлфәт Хәким икенче әкият әзерләүне төгәлләде диярлек. Радик Габдрахманов сүзләренә караганда, ул беренчесенә караганда да кызыклырак килеп чыккан. Шулай ук иллюстрацияләр, анимация, компьютер уеннары, сувенир продукция әзерләү эше дәвам итә.
2024 елда «Туган Батыр» турында мультипликация сериалын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Беренче сезон әзер, диярлек.
Моннан тыш, «Туган Батыр» исеме астында көрәш, теннис, җәядән ату спорты буенча төрле турнирлар уздырыла. «Туган Батыр барлык эштә дә көчле. Ул – һөнәрче дә, аучы да, киберспорт буенча чемпион да», – диде Радик Габдрахманов.
«Туган Батыр һәм Гаделлек кылычы» исемен алган әкиятнең икенче өлеше турында тулырак аның авторы Зөлфәт Хәким сөйләде. Язучы ассызыклаганча, әхлак һәм кыйммәтләребез үзгәрүгә карамастан, әкият кеше тормышының төрле этапларында очрап тора. «Һәр буын тормыш исеме астындагы бөек әкияткә үз сюжетын өсти һәм бу әкияттәге бөтен нәрсә – нинди вакыйгалар булачак, антрактлар бармы, нинди финал көтә: бәхетлеме, фаҗигалеме безнең үзебездән тора», – дип билгеләде язучы. Кеше нинди генә булмасын һәм нинди генә чорда яшәмәсен, кыйммәтләр элеккечә кала: ата-аналар үз балаларын яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәтә.
Беренче татар супергерое турындагы проект Радик Габдрахманов һәм Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның уртак инициативасы булып тора. Узган елның августында Казанда Зөлфәт Хәким язган «Туган Батыр легендалары» китабын тәкъдим итү булды. Китапның төп персонажы Туган Батыр – татар халкының барлык легендаларын, мифларын һәм мирасын берләштергән яңа милли герой, татарның «супермен»ы. Татар батырын сәнгатьчә тормышка ашыру өчен, тарих, фольклор, әдәбият, кылыч коралы һәм брендинг буенча белгечләр җәлеп ителде. Проект татар мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру, үсеп килүче буынга гомумкешелек кыйммәтләрен җиткерү өчен эшләнә.