29 февральдә Мәскәүдә үсеп килүче «Безнекеләрне бел» Россия брендларының конкурсына йомгак ясадылар. Анда 12 мең эшкуар катнашты. Бөтен илдән җыелган 2 меңнән артык бренд киләчәктә иң эре оешмалардан ярдәм алачак.
Конкурсны оештыручылар – АСИ һәм ВЭБ ярдәме белән Росконгресс фонды. PФ буенча 15 бренд төп номинацияләрдә җиңде, ә тагын 70е партнерлардан махсус бүләкләр алды. Конкурсның иганәчеләре сыйфатында 60 дәүләт һәм коммерцияле структура, шулай ук илнең барлык әйдәп баручы сәүдә челтәрләре чыгыш ясады. Конкурс традициягә әверелеп, икенче тапкыр уза. Быел анда, узган ел белән чагыштырганда, 2,5 тапкыр күбрәк эшмәкәр катнашты.
«Туган Батыр» халыкара проекты «Креатив» дигән номинациядә җиңүче булды. Сүз уңаеннан, проект – Татарстаннан бердәнбер катнашучы.
Җиңүчеләрне Россия Федерациясе Президенты ярдәмчесе М.С.Орешкин, «ОРТ/Беренче канал» АҖ генераль директоры К.Л.Эрнст, Россия дәүләт эшлеклесе И.И.Шувалов, мәдәният министры О.Б.Любимова, Россия продюсеры, медиа-менеджер Ю.Ю.Слащёва һәм башкалар бүләкләде.