«Минем халкым – татарлар. Уңыш коды» фильмы XIX Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Иң яхшы кыска метражлы фильм» номинациясендә җиңү яулады. Призны «Туган Батыр» проектына нигез салучы – танылган җәмәгать эшлеклесе, меценат, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы, «Добро рядом» хәйрия фонды директоры, ТР грэпплинг Спорт көрәше федерациясе президенты, ел саен уздырыла торган Республика ифтарын оештыручыларның берсе Радик Габдрахманов алды.
«Минем халкым – татарлар. Уңыш коды» проекты татар халкының милли кыйммәтләре һәм мәдәнияте, уңышларга ирешкән һәм уңышның милли кодын саклаган күренекле замандашлары турында. Фильм киң даирәле тамашачыларга, беренче чиратта, яшьләргә адреслана.
Фильмның төп юлламасы: бөек халкыбызның миллилеген саклап калу бу тормышта бәхет һәм иминлек казануда, халык һәм ил тарихында лаеклы урын яулауда ярдәм итәчәк. Фильм 2022 елгы граждан җәмгыяте үсешенә Татарстан Республикасы гранты ярдәмендә төшерелгән.
Фильм геройлары – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының нейрохирургия федераль үзәге баш табибы (Төмән шәһәре), профессор, Россиянең атказанган табибы Альберт Суфианов; Россия Герое, һава судносы командиры Дамир Йосыпов; Бөек Ватан сугышы ветераны, татар теле укытучысы Нурания Газеева; Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Туган Батыр» китабы авторы Зөлфәт Хәким; Россиянең атказанган спорт мастеры, җиде тапкыр Россия чемпионы, көрәш һәм билбау көрәше буенча биш тапкыр дөнья чемпионы Ренас Кәлимуллин; театр һәм кино актеры Арслан Сибгатуллин.
Фильмның продюсеры – Айсылу Җамалиева
Алып баручы – Эльмира Нәбиева
Куючы режиссер – Олег Кондрашов
Сценарий авторы – Альберт Шакиров
Фильмнар циклы дәвам итәчәк, авторлар яңа геройлар эзләргә дә планлаштыра. Бу эшкә Бөтендөнья татар конгрессын да җәлеп итәргә уйлыйлар.