Новости
2023-12-27 17:25
«Мондый эшләрне башкарган егетләргә бик зур рәхмәт!»
26 декабрьдә узган милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча утырышта ТР Рәисе Рөстәм Нургали улына, ТР Премьер-министры Алексей Валерьевич һәм ТР Премьер-министры урынбасары Марат Готыф улына «Туган Батыр» проекты тәкъдим ителде.
Рөстәм Нургалиевич эшебез өчен рәхмәт белдерде һәм безнең проектка ярдәм итүнең мөһимлеген ассызыклады:
- Мондый эшләр белән шөгыльләнүчеләргә зур рәхмәт. Әгәр дә бу изге эшне дәвам итүдә ярдәм кирәк булса, Марат Готович, ярдәм күрсәтергә кирәк булачак. Әгәр минем исемем кирәк булса, һичшиксез, куллана аласыз.